04/06/2026
Дога кылыйк…🤲
Дога теләсә нинди телдә, теләсә нинди формада, ләкин ихлас күңелдән булырга тиеш. 🤲
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
«Миңа дога [һәм гыйбадәт] кылыгыз, [сораганнарыгызны үтәп] сезгә җавап [һәм савап] бирим»
(Гафир сүрәсе, 40:60).
Мәсәлән, болай дип әйтә аласыз:
«Аллаһым, иң Рәхимле һәм иң Шәфкатьле Раббым!
Бу кешенең ихлас күңелдән биргән садакасын Үзеңнең рәхмәтең белән кабул ит.
Аның малына, гомеренә, гаиләсенә, балаларына һәм эшләренә киң бәрәкәт бир.
Гөнаһларын ярлыка, хаталарын кичер, йөрәген иман нурына тутыр.
Аның эшләрен җиңеләйт, авырлыкларын күтәр, көтмәгән җирдән ярдәм бир.
Күңеленә сабырлык, канәгатьлек һәм рәхмәт хикмәтләрен сал.
Аны дөньяда гамәл җиңеллеге, бәхет-шатлык, сәламәтлек һәм иман байлыгы белән яшәт.
Кыямәт көнендә йөзен якты, исәбен җиңел, урынын Җәннәттә кыл.
Бу садаканы аның өчен ахирәттә яктылык, Җәһәннәм утыннан саклаучы пәрдә ит.
Безнең дә, аның да догаларыбызны кабул ит....
#Хозур #Садака #Дога #Бәрәкәт #Теләк #Ихлас #иман #ислам #статусы #мудрость #китапрадиосы #миллирадио