kryasheny_tuganaylar

kryasheny_tuganaylar Contact information, map and directions, contact form, opening hours, services, ratings, photos, videos and announcements from kryasheny_tuganaylar, Media, Kazan.

🌻«Айбагыр» лагереның традицион бәйгесе – «Айбагыр чибәре»👑конкурсы. Биредә кызларны 3 этапта көч сынашты: визитка, интел...
03/08/2026

🌻«Айбагыр» лагереның традицион бәйгесе – «Айбагыр чибәре»👑конкурсы. Биредә кызларны 3 этапта көч сынашты: визитка, интеллектуаль тур, иҗади номер.

Конкурста 7 кыз катнашты👩🏽 Катнашучы кызлар төрле номинацияләрдә дә җиңү яуладылар.

Барлык этапларны да уңышлы узып, Мәләкәс авылыннан Аида Прокопьева «Айбагыр чибәре - 2026» титулына ия булды.

«Айбагыр Чибяре-2026» 2 урында, «Иң сөйкемле» номинациясендә җиңүче – 💫Эльза Самойлова, «Айбагыр Чибяре-2026» 3 урын, «Иң җор телле» номинациясендә җиңүче – 💫Елизавета Димитриева, «Айбагыр Чибяре-2026» 3 урын, «Иң яхшы җыручы» номинациясендә җиңүче –💫Арина Еремеева.

«Иҗ яхшы биюче» номинациясендә җиңүче –
💫Татьяна Тазирова;

«Йолаларны яхшы белүче» номинациясендә җиңүче - 💫Вероника Киселева;

«Иң яхшы этник костюм» номинациясендә җиңүче - 💫Дарина Смирнова.

«Иң тапкыр» номинациясендә җиңүче - 💫Ксения Александрова.

Кызларга 📜Дипломнар һәм 🎁бүләкләр тапшырдылар.

#айбагырчибяре

Хәерле кичләр, карендәшләр!☀️Керәшен яшьләре😍🔥 #айбагыр  #керәшеняшьләре
03/08/2026

Хәерле кичләр, карендәшләр!☀️

Керәшен яшьләре😍🔥

#айбагыр #керәшеняшьләре

Элҗен җәйне тәмамлый🌾🌾🌾Без, бу очракта да, мәҗүсилеккә бәйле йолалар белән очрашабыз. Ул табигать көчләренә табынуга кай...
02/08/2026

Элҗен җәйне тәмамлый🌾🌾🌾

Без, бу очракта да, мәҗүсилеккә бәйле йолалар белән очрашабыз. Ул табигать көчләренә табынуга кайтып кала. Әйтик, христиан динендәге пагамбәр Илья — яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, көчле яңгыр яудырчы, җирдәге кешеләр белән Күктәге Алла арасында арадашчысы булуы белән мәгълүм. Изге Инҗилдә бәян ителгәнчә, Гайса авызыннан пагамбәр Илья белән суда чумылдыручы Яхъяның бер үк кеше булуы турында әйтелә. Халыкта Илья пагамбәр — усал, кырыс, изге, дошманнарын җәзага тартучы һәм, шул ук вакытта, юмарт, үзенекен мохтаҗ адәмнәргә бүлеп бирүче итеп күз алдына китерелә. Үзен эзәрлекләгән мәҗүсиләр патшасы Ахав, аның хатыны Йезавель, аларның патша булып калган уллары Охозийга үлем карарын нәкъ ул чыгара.

Ул табигатьнең иң куркыныч һәм мәрхәмәтле көчләре белән идарә итә, яңгырлар, яшенле күк күкрәүләр Аның карамагында. Ул җиргә уңыш та җибәрә.

Элҗендә табигатьнең барлык хәшәрәт көчләре утлы камчыдан куркып, куян, төлке, мәче, эт, бүре һ.б.ларга әверелеп бетә, имеш. Бу көнне яшен камчысы сукмасын өчен эт һәм мәчеләрне өйгә кертергә ярамый дип ышанганнар элгәреләр.

Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгыр-давыллар юк итәргә мөмкин. Илья пагамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен, бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.

Элҗен СЫНАМЫШЛАРЫ безнең карточкаларда
🖼

#элҗен

Хәерле иртәләр булсын, карендәшләр!☀❤Бүген Элҗен (Ильин день) - иң зур һәм абруйлы бәйрәмнәрнең берсе! Бу - Илья пророкн...
02/08/2026

Хәерле иртәләр булсын, карендәшләр!☀❤

Бүген Элҗен (Ильин день) - иң зур һәм абруйлы бәйрәмнәрнең берсе! Бу - Илья пророкның күккә күтәрелгән көне. Халыкта Илья пагамбәр – усал, кырыс, изге, дошманнарын җәзага тартучы һәм, шул ук вакытта, юмарт, үзенекен мохтаҗ адәмнәргә бүлеп бирүче итеп күз алдына китерелә☝

Халык ышанулары буенча, күк күкрәгәндә, утлы арбасына утырып, Илья апостол үтә, диләр. Җәйге челләләрдә яңгырлар яумый торса, Ильяга багышлап келәү итәләр, яшен яшьнәгәндә, Ильяның камчысы китереп сукмасын дип, эчтән хак дин өйрәткән иман юлларын кабатлыйлар. Элҗен табынында Илья пророкка вакытында яңгырлар яудырганы, җил-давылдан саклаганы өчен баш ияләр, рәхмәт укыйлар🙏

#ильиндень #элҗен

«Айбагыр» аллеясе🌳Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда 🌻«Айбагыр» этносменасы эшли. Аның 15 еллык юбилее уңа...
01/08/2026

«Айбагыр» аллеясе🌳

Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда 🌻«Айбагыр» этносменасы эшли.

Аның 15 еллык юбилее уңаеннан 15 миләш агачы утырттылар🌱🌱🌱

«Айбагыр»га әзерлек вакытында смена җитәкчесе Игорь Шрыков: «15 еллыкка 15 агачтан торган «Айбагыр»аллеясе утыртачакбыз», — дип әйткән иде.

Этносменаның юбилеен билгеләп үтәргә килгән кунаклар бергәләп әлеге эшне башкарды: Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров; Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе начальнигы Данил Мостафин; Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин; Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының гражданнар патриотлыгы бүлеге начальнигы Павел Таланов; республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова; Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин; Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев; республиканың «Лето» үзәге директоры Нина Шимина.

Агач үсентеләре утыртудан беркем дә читтә калмады, җиң сызганып, чокыр казыдылар. Тиз арада агачларны утыртып та куйдылар. Әлеге аллея «Мирас»та традицияләрбезнең дәвамлылыгы билгесе булачак🙌💚

#айбагыр #керәшеннәр

Элек киң кулланылышта булган, хәзер сирәк очрый торган керәшенчә кием-салым атамалары🧥👗🎩📖«Мирас»- «Наследие» китабыннан ...
01/08/2026

Элек киң кулланылышта булган, хәзер сирәк очрый торган керәшенчә кием-салым атамалары🧥👗🎩

📖«Мирас»- «Наследие» китабыннан

#хәтер #керәшенсүзе

⛪️Август аенда чиркәү календаре буенча бәйрәм, изгеләрне искә алу һәм ураза көннәре  2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне и...
01/08/2026

⛪️Август аенда чиркәү календаре буенча бәйрәм, изгеләрне искә алу һәм ураза көннәре

2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне

9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне

14 август – Беренче спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн

19 август – Урта Спас. Ходаебыз Иисус Христос яктырылган көн

28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн

29 август – Өченче спас. Ходаебызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн

14-28 август – Спас уразасы

5, 7, 12, 13 август – һәр атнаның среда һәм пятницасында була торган аерым ураза көннәре.

Спас уразасы вакытыннан кала, айның һәр понедельник, среда, пятница һәм воскресенье көннәрендә чиркәүдә кәбен койдырырга ярый. Бу – 2, 3, 5, 7, 9, 10, 12, 28, 30 һәм 31 август көннәре.

Хәерле иртә, карендәшләр!❤️Бүген ял итәбезме соң?😄Матур көннәр барыгызга да!🤗
01/08/2026

Хәерле иртә, карендәшләр!❤️
Бүген ял итәбезме соң?😄

Матур көннәр барыгызга да!🤗

Җәй. Кичке авыл. Яллар. Ай, рәхәт тә соң! Сездә дә шул ук хәлләрме?😉😄 #керәшенавыллары  #җәй  #яллар
31/07/2026

Җәй. Кичке авыл. Яллар. Ай, рәхәт тә соң!

Сездә дә шул ук хәлләрме?😉😄

#керәшенавыллары #җәй #яллар

Олы эшләр бәләкәй адымнардан башлана: «Айбагыр» этнолагере 15 еллык юбилеен билгеләп узды 🎈🌎🌻 #айбагыр  #керәшенбалалары...
31/07/2026

Олы эшләр бәләкәй адымнардан башлана: «Айбагыр» этнолагере 15 еллык юбилеен билгеләп узды 🎈🌎🌻

#айбагыр #керәшенбалалары #юбилей #керәшеннәр

Address

Kazan

Website

Alerts

Be the first to know and let us send you an email when kryasheny_tuganaylar posts news and promotions. Your email address will not be used for any other purpose, and you can unsubscribe at any time.

Shortcuts

Share

Category