Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай

  • Home
  • Russia
  • Kazan
  • Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай

Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без эшебезне дәвам итәбез.

21 ноябрь, җомга кичендә, Русиянең Юстиция министрылыгы чираттагы «ят агент»лар исемлеген чыгарды. Аңа «Аспекты – Башкор...
26/11/2025

21 ноябрь, җомга кичендә, Русиянең Юстиция министрылыгы чираттагы «ят агент»лар исемлеген чыгарды.

Аңа «Аспекты – Башкортостан» басмасы өстәлде.

Редакция Русия кануннарын үтиячәк, әмма үз позицияләренә хыянәт итмәячәк.

#уфа #башкортостан

Стәрлетамак көллияте студенты Булат Шаяхмәтов бераз акча эшләп алу нияте белән өеннән чыгып китә. Соңрак егетнең Донецки...
25/11/2025

Стәрлетамак көллияте студенты Булат Шаяхмәтов бераз акча эшләп алу нияте белән өеннән чыгып китә. Соңрак егетнең Донецки өлкәсендәге Русия армиясенең 137нче бригадасында булуы ачыклана.

Егетнең анасы фикеренчә, аның улын ялган юл белән контракт имзалатып сугышка җибәргәннәр.

Тулы мәкалә безнең сәхифәдә, монда - төп фикерләр.

#башкортостан

Башлаган теманы дәвам итәбез.Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды.Бу карар Русия Мәгари...
21/11/2025

Башлаган теманы дәвам итәбез.

Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды.

Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде.

Төрле милли активистлар һәм тикшеренүчеләрнең бу хактагы фикерләре белән тулы язманы Азатлык сайтында укый аласыз.

Татар телендә 100 еллап чыгып килүче “Татарстан яшьләре” газеты ябылу турында белдерде. Редакция “Саубуллашу сүзе” белән...
12/11/2025

Татар телендә 100 еллап чыгып килүче “Татарстан яшьләре” газеты ябылу турында белдерде. Редакция “Саубуллашу сүзе” белән чыкты.

Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе – газетаны чыгаруга акча булмау.

Тулырак безнең сайттагы мәкаләдә.

Татар һәм башкортлар арасында фикерләре, сәяси позицияләре өчен төрмәгә ябылган, тикшерү изоляторларында тотылганнар сан...
30/10/2025

Татар һәм башкортлар арасында фикерләре, сәяси позицияләре өчен төрмәгә ябылган, тикшерү изоляторларында тотылганнар саны арта бара. Белгечләр Путинның сәяси режим көчәя, зинданнар төзелүе дәвам итәчәк дип саный.

#тоткын #репрессии

Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәрендә “Ватаным” дини оешмасын ябарга җыеналар.Мәхәллә кешеләре аны яптырмау өчен бөтен кануни...
29/10/2025

Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәрендә “Ватаным” дини оешмасын ябарга җыеналар.

Мәхәллә кешеләре аны яптырмау өчен бөтен кануни юлларны кулланмакчы.

Бу хакта безнең сәхифәдә укый аласыз. Ә монда - мәкаләнең каймагы.

Чит илдә Татар шурасы барлыкка килде. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльләнәчәк. Оештыручылар аны хәрәк...
22/10/2025

Чит илдә Татар шурасы барлыкка килде. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльләнәчәк. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшәчәк дип белдерә.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.

Кырымда “Хизб-ут-Тәхрир” эше нигезендә дүрт хатын-кыз кулга алынды. Бу – Кырымда хатын-кызларга карата “Хизб ут-Тәхрир” ...
19/10/2025

Кырымда “Хизб-ут-Тәхрир” эше нигезендә дүрт хатын-кыз кулга алынды. Бу – Кырымда хатын-кызларга карата “Хизб ут-Тәхрир” белән бәйле беренче җинаять эше.

Тулырак безнең сайтта.

12 октябрь - Казан ханлыгы җимерелгән көн. Татарлар 40 көн Мәскәү кнәзлеге  гаскәрләре тарафыннан камап алынган килеш ка...
12/10/2025

12 октябрь - Казан ханлыгы җимерелгән көн.

Татарлар 40 көн Мәскәү кнәзлеге гаскәрләре тарафыннан камап алынган килеш каһарманнарча каршы тора, дәүләтен, шәһәрен, туган җирен саклый. Әмма татарлар җиңелә, алар бастырыла, Казан кирмәненә урыслар бәреп керә.

Бу татар халкының хәтерендә мәңгелек яра булып хәтердә саклана. Бу фаҗига буларак кабул ителә. Үз халкының тарихы белән кызыксынган татарлар Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы көнен, Казан ханлыгының Мәскәү хакимияте астында калуын беркайчан да онытмаган. Ә 1990 елдан Хәтер көнен ел саен октябрь уртасында Казанда зурлап урам йөрешләре, митинглар оештырыла башлый. Әмма 2000нче елларда, Путин хакимияте көчәя башлагач, татарларның Хәтер көне дә юкка чыгарыла башлый. Ирек мәйданындагы митинг та, Казан Кирмәненә йөреш тә тыела. Бераздан Камал театры янындагы мәйданда җыелу да рөхсәт ителми. Татарлар Тинчурин бакчасында җыелу рөхсетен дә көрәш белән яулады. Инде 2022 елдан бирле анысы да юк. Хәтер, дога кылу тыелды. Ярамый, бу җинаятькә әйләнде.

Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салып узарга тәкъдим итә. Фотокор төрле елларда ясалган.

#хәтер #1552

Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма – Татарстан Язучылар берлеге дә бәйсез...
09/10/2025

Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма – Татарстан Язучылар берлеге дә бәйсезлеген югалтты. Ул да Мәскәү канаты астына керде.

Соңга кадәр үзаллы тормыш сакларга тырышса да, Мәскәүнең кулы татар язучыларын да сындырды.

Тулы язманы 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – 1186нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне башка мәктәпкә кушу планы карала, ул гамәлгә...
07/10/2025

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – 1186нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне башка мәктәпкә кушу планы карала, ул гамәлгә ашса, мәктәп күрше мәктәп корпусы булып калачак.

Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.

Садри Максудиның тормышы яхшы өйрәнелсә дә, аның турында чыккан яңа китап башкачарак язылган. Галим Исмаил Төркоглы сәяс...
30/09/2025

Садри Максудиның тормышы яхшы өйрәнелсә дә, аның турында чыккан яңа китап башкачарак язылган. Галим Исмаил Төркоглы сәясәтченең биографиясен берничә илдәге чыганаклардан өйрәнгән.

Галим белән әңгәмәне тулысынча безнең сәхифәдә укый аласыз.

Address

Kazan
420000

Alerts

Be the first to know and let us send you an email when Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай posts news and promotions. Your email address will not be used for any other purpose, and you can unsubscribe at any time.

Contact The Business

Send a message to Азатлык Радиосы - ничек бар, шулай:

Share