«Шәһри Казан» газетасы

«Шәһри Казан» газетасы «Шәһри Казан» – Татарстан башкаласының көндәлек иҗти?

«Шәһри Казан» – республика һәм Россия төбәкләрендә таралучы иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газета. Киң катлам укучыга кызыклы, төрле темаларны яктыртучы халыкчан басма. Газетаның девизы – «Синең өчен, синең турында!» – бездә һәрбер әйбер «бу вакыйга, яңалык гади кеше тормышында ничек чагылачак» дигән ракурста бирелә. Газетада төп урынны укучы алып тора: аның проблемалары, сораулары, яңалыклары... Реда

кция килешү нигезендә Республика клиник хастаханәсе, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлекчәче һәм башка оешмалар белән эшли, бу исә сезнең сорауларга югары квалификацияле белгечләр җавап бирәчәк дигән сүз.

Газета укучылары арасында даими рәвештә төрле бәйгеләр уздырыла, димәк, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр оту мөмкинлеге дә зур.

Газетаның тарихы
«Шәһри Казан» газетасының беренче саны 1990 елның 17 нче августында чыга. Татарстан һәм татар халкы өчен катлаулы чорда барлыкка килгән газетаның беренче мөхәррире Хәлим Гайнуллин була. Ул «Шәһри Казан»га «Татарстан яшьләре»ндә баш мөхәррир вазифасында тәҗрибә туплап килә. 1996 елның апрель аенда «Шәһри Казан»ның редакторы итеп Илдус Илдарханов билгеләнә. Ул бу газетада корреспондент, бүлек мөхәррире буларак эшләп, баш мөхәррир дәрәҗәсенә ирешә һәм бу вазифада 2003 елга кадәр хезмәт итә. 2003 елда редакциягә баш мөхәррир итеп Мирсил Әһлетдинов билгеләнә. Ул редакциягә килгәнче ТНВ каналының мәдәният-сәнгать бүлегендә мөхәррир вазифасын башкара.

2007 елның апрель аеннан 2014 елның июненә кадәр «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире – Мансур Мортазин. Ул моңа кадәр»Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Аргамак» журналы, «Татарстан» радиосында төрле вазифаларда хезмәт итеп, иҗат тәҗрибәсе туплаган.

2014 елның июеннән газетаның баш мөхәррире – Гөлнара Сабирова. «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгән, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе, «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыятенең милли проектлар җитәкчесе булган. Популяр җырлар авторы, шагыйрә.

Address

Улица Чистопольская, 5
Kazan
420066

Opening Hours

Monday 09:00 - 18:00
Tuesday 09:00 - 18:00
Wednesday 09:00 - 18:00
Thursday 09:00 - 18:00
Friday 09:00 - 18:00

Telephone

(843) 562-50-12

Alerts

Be the first to know and let us send you an email when «Шәһри Казан» газетасы posts news and promotions. Your email address will not be used for any other purpose, and you can unsubscribe at any time.

Contact The Business

Send a message to «Шәһри Казан» газетасы:

Share